https://tnv.ru
01 Апрель 2022, 11:59
1015
0

Татарстан башкаласында телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләр кармагына 22 яшьлек казанлы эләккән, дип хәбәр итз шәһәр мериясе матбугат хезмәте.
29 март зыян күрүченең кесә телефонына бер банкның тавыш роботы шалтыратып, кемдер аның банк счеты белән мошенниклык гамәлләре башкаруын хәбәр итә. Аннан соң зыян күрүчене үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырган ир-ат белән тоташтыралар. Аферист егетнең исеменә кемдер кредит рәсмиләштергән дип хәбәр итә. Мошенник зыян күрүчене бу операцияне гамәлдән чыгарырга мөмкин дип ышандыра, тик моның өчен QR-код булдырырга һәм аферистның телефонына җибәрергә кирәк дип хәбәр итә. Егет җинаятьченең күрсәтмәләрен үти, шуннан соң аның шәхси счетыннан 70 мең сум акча алына. Моны ялган хезмәткәр банкта техник эшләр алып барыла һәм акча тиздән кире кайтарылачак, дип аңлата. Шуннан соң мошенник егетнең башка банк счетлары белән кызыксына башлый. Нәтиҗәдә зыян күрүче мошенникларга тагын 655 мең сум күчерә.
РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Азино-2» полиция бүлегендә тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0