Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның тагын бер шәһәрендә автобуслар йөрүдән туктарга мөмкин

Татарстанның тагын бер шәһәрендә автобуслар йөрүдән туктарга мөмкин

https://tnv.ru

01 Апрель 2022, 13:50

2834

0

Сәбәбе - шәһәр маршрутларының зыянга эшләве.

Татарстанның тагын бер шәһәрендә автобуслар йөрүдән туктарга мөмкин
Татарстанның тагын бер шәһәрендә автобуслар йөрүдән туктарга мөмкин. Әлмәттәге "Апопат" җәмгыяте 1 апрелдән үз эшен туктатачагын хәбәр иткән. Сәбәбе - шәһәр маршрутларының зыянга эшләве. Быелның өч аенда гына оешма 10 миллион сум керемен югалткан. Әгәр транспорт оешмасы эшен туктатса, 200 мең кеше яшәгән шәһәрдә бары тик троллейбуслар гына калачак икән. ТНВ хәбәрчесе бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

Хәзер "Апопат" оешмасы 5 шәһәр маршруты буенча хезмәт күрсәтә, 19 автобус йөри. Оешма җитәкчелеге элегрәк тә аларны туктату ихтималы турында әйтә иде. Пассажирлар саны елдан-ел кими, керемгә караганда чыгымнар күбрәк. Аеруча пандемия чорында кыенга туры килә.

Җәмәгать транспорты проблемасы хәзер берничә шәһәрдә кискен тора. Бөгелмәдә узган ел бердәнбер транспорт оешмасы бөлгенлеккә төште. Азнакайда шәһәр маршрутларыннан файда юк дип, автобусларны 3 кә генә калдырдылар. Машрутларда хезмәт күрсәтүче оешманы ачыклау өчен уздырыла торган тендерларда катнашучы юк. Аеруча хәзер - запас частьләргә бәя арткан чорда, ярдәмсез булмый диләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров