Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда нинди исемнәр кушканнар? Элеонора, Иветта, Кузьма һәм Рәнис

Татарстанда нинди исемнәр кушканнар? Элеонора, Иветта, Кузьма һәм Рәнис

https://tnv.ru

05 Апрель 2022, 11:30

1978

0

 Татарстанда нинди исемнәр кушканнар? Элеонора, Иветта, Кузьма һәм Рәнис
Узган атнада, 28 марттан 3 апрельгә кадәр, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 336 бала – 164 малай һәм 172 кыз тууы теркәлгән.

Иң аз авырлыктагы бала 650 грамм булган, максималь авырлыктагысы – 5280 грамм, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Балаларга кушылган популяр исемнәр: Матвей, Тимур, Ислам, Арина, Кира, Дарина. Әти-әниләр кушкан сирәк исемнәр: Ранис, Кәбир, Спартак, Кузьма, Радмила, Иветта, Элеонора, Марта.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 124 пар үзләренең никахларын теркәгән.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров