Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 15 район елгада бозны шартлатуга гариза биргән

Татарстанда 15 район елгада бозны шартлатуга гариза биргән

https://tnv.ru

05 Апрель 2022, 16:14

1507

0

Татарстанда 15 район елгада бозны шартлатуга гариза биргән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә 15 районнан елгада бозны шартлатуга гариза килгән, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"Елгаларда бозны шартлатуга Татарстанның 15 районыннан гариза килде. Анда боз тыгылу куркынычы бар. Нигездә, боз зур елгаларга коя торган, Зөя, Гөбнә, Мишә, Сөлчә, Бәрле кебек кече елгаларда боз шартлатыла. Бу эшләр ташу вакытында торак пунктларын су басу куркынычын булдырмас өчен үткәрелә", — дип сөйләде Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең инженер-техник хезмәте башлыгы Георгий Баженов.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров