Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Казанда туберкулезга каршы диспансерның яңа корпусын ачты

Рөстәм Миңнеханов Казанда туберкулезга каршы диспансерның яңа корпусын ачты

https://tnv.ru

07 Апрель 2022, 10:03

1227

0

Рөстәм Миңнеханов Казанда туберкулезга каршы диспансерның яңа корпусын ачты
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү Проспектында урнашкан Республика туберкулезга каршы диспансерының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.

Чарада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һ.б. катнашты.

Проект 1 млрд 165 млн сумга төшкән. Яңа корпус һәркөн 680 кешене — 420 өлкән кешене һәм 260 баланы кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Барлыгы 32 кабинет каралган.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров