Онлайн трансляция

Свернуть

«Яшь гвардия» вәкилләре ДНР һәм ЛНРдан күченүчеләргә гуманитар ярдәм өләште

«Яшь гвардия» вәкилләре ДНР һәм ЛНРдан күченүчеләргә гуманитар ярдәм өләште

https://tnv.ru

07 Апрель 2022, 14:20

5692

0

«Яшь гвардия» вәкилләре ДНР һәм ЛНРдан күченүчеләргә гуманитар ярдәм өләште
Кичә "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы вәкилләре Лаеш районындагы "Санта" шифаханәсенә килде. Монда 93 кеше яши. Күпчелеге - хатын-кызлар һәм балалар. Күченүчеләргә тормышны яңа урында башларга көндәлек кирәк булган әйберләрне бүген бөтен республика халкы җыя. Өс, аяк киемнәре, дарулар, балаларга китаплар, уенчыклар.

«Яшь гвардия» вәкилләре гуманитар ярдәмне тагын берничә гаиләгә өләште. Аны эшмәкәрләр дә, гади кешеләр дә китерә диләр. Мөһим әйберләр исемлеге - күченергә мәҗбүр булучылардан ниләр кирәк икәнлеген белешкәннән соң төзелә.

Авыр хәлдә калучыларның бераз булса да кәефен күтәрер өчен волонтерлар концерт әзерләгән. Кичә "Санта"шифаханәсендә күченергә мәҗбүр булучы 93 кеше яши. Шуларның 24е балалар.Украинадан килүчеләрнең күбесе туган якларына кире кайтырга ниятли.

#Своихнебросаем #Zамир #ЗаПрезидента #закончимвосьмилетнюювойну #безпаники


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров