Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар Казанда яшәүче ир-атны 380 мең сумга алдаган

Мошенниклар Казанда яшәүче ир-атны 380 мең сумга алдаган

https://tnv.ru

08 Апрель 2022, 15:18

1109

0

Мошенниклар Казанда яшәүче ир-атны 380 мең сумга алдаган
Казанда телефон мошенниклыгының яңа очрагы теркәлгән.  33 яшьлек ир-ат 380 мең сум акчасын үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган аферистларга күчергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

6 апрель ир-атның телефонына таныш булмаган кеше шалтырата һәм үзен бер банк менеджеры дип таныштыра. Җинаятьче әңгәмәдәшенең паспорт мәгълүматларына 1,5 млн сумнан артык кредит рәсмиләштерелүен хәбәр итә. Аны бетерү өчен шул ук суммага кредитка онлайн-заявка рәсмиләштерергә кирәк, дип аңлата. Зыян күрүче тиешле сумманы рәсмиләштерә алмый. Кредитка азрак сумма ала да кәрәзле элемтә салоннарының берсенә юл тота. Шунда берничә транзакция белән мошенник биргән банк счетына 380 мең сум күчерә. Кич белән ир-атка янә шалтыратып, сумманың счетка килүен хәбәр итәләр, кушымтадан аккаунтның юкка чыгуын көтәргә һәм картаны яңадан чыгарырга кирәк, дип җиткерәләр. Банкка мөстәкыйль рәвештә шалтыратып, казанлы үзен алдауларын аңлап ала.

«Сафиуллин» полиция бүлегенең тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров