Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Мәскәү районында Восход урамын төзекләндерү башланды

Казанның Мәскәү районында Восход урамын төзекләндерү башланды

https://tnv.ru

14 Апрель 2022, 10:40

371

0

Казанның Мәскәү районында Восход урамын төзекләндерү башланды
Татарстан башкаласының Мәскәү районында Восход урамында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Восход урамы участогындагы, Серов урамы белән тимер юл кисешкән урыннан, юл өслегендә асфальт яңартылачак, тротуарлар төзекләндереләчәк, тамгалар төшереләчәк, ут баганалары алмаштырылачак, җәяүлеләр өчен светофорлы кичү ясалачак, юл билгеләре куелачак һәм тирә-юнь яшелләндереләчәк.

Эшләрне июльнең өченче декадасында тәмамларга планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»  указына кул куйды, ул илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров