Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда җил секундына 17 метрга кадәр көчәячәк

Иртәгә Татарстанда җил секундына 17 метрга кадәр көчәячәк

https://tnv.ru

14 Апрель 2022, 16:36

1782

0

Иртәгә Татарстанда җил секундына 17 метрга кадәр көчәячәк
Җомга, 15 апрель, Татарстан җирлегендә яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан исүче җил 15-17 м/с көчәячәк. Бу хакта Әйләнә-тирәне күзәтү үзәге синоптиклары кисәтә.

Татарстанда төнлә һава температурасы +2.+7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +5.+10 градус булачак.

Казанда җомга төнендә +3.+5 градуска кадәр суыта. Көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә һава +5.+7 градус җылыначак.