Онлайн трансляция

Свернуть

22 яшьлек казанлы мошенникларга 240 мең сум күчергән

22 яшьлек казанлы мошенникларга 240 мең сум күчергән

https://tnv.ru

18 Апрель 2022, 17:26

939

0

22 яшьлек казанлы мошенникларга 240 мең сум күчергән
Татарстан башкаласында 22 яшьлек егетне мошенниклар "сезгә карата мошенниклык гамәле кылынган" дип алдаганнар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 апрельдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтырата, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Егет аның белән сөйләшеп тормый, трубканы куя. Беркадәр вакыттан соң аңа үзен тикшерүче дип таныштырган икенче кеше шалтырата. Ул егеткә карата мошенниклык кылынган, аңа чыннан да банк хезмәткәрләре шалтыраткан, һәм акчаларны урламасыннар өчен,нишләргә кирәклеген әйтә.

Аферистлар күрсәтмәләре буенча ул 240 мең сумга кредит рәсмиләштерә һәм акчаларны мошенникларның счетларына күчерә. Алар икенче көнне аның белән акчаларны кире кайтару буенча сөйләшү өчен элемтәгә керәчәкләре турында хәбәр итә.

15 апрельдә җинаятьчеләр яңадан егеткә шалтырата һәм тагын бер кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Бу мизгелдә ул мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров