Онлайн трансляция

Свернуть

Йөкле исерек хатын бер яшьлек баласын суыкта урамда калдырган

Йөкле исерек хатын бер яшьлек баласын суыкта урамда калдырган

https://tnv.ru

19 Апрель 2022, 13:12

1578

0

Баланың сәламәтлегенә берни янамый.

Йөкле исерек хатын бер яшьлек баласын суыкта урамда калдырган
Кичә кич белән узып баручылар урындыкларда үзе генә утырган бер яшьлек сабый кызны күреп ала. Ул башлыксыз һәм бер оекбашсыз була. Бу хәл Казанның Белинский урамында булган, дип хәбәр итә ТНВның «Вызов 112» тапшыруы хәбәрчеләре.

Урынга килгән ашыгыч ярдәм бригадасы баланы караган. Алар бернинди җәрәхәтләр теркәмәгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, баланы исерек хәлдә булган әнисе калдырган.

Әни кеше баласын айныгач кына исенә төшерә. Хәзерге вакытта ваемсыз ана янә йөкле. Бу факт буенча тикшерү оештырылган.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров