Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

https://tnv.ru

19 Апрель 2022, 17:48

1397

0

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта
Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында йөрү бәясе артарга мөмкин. Тиешле карар проекты ТР Хөкүмәте порталында урнаштырылган.

Проект нигезендә, 1 майдан банк картасы буенча йөрү бәясе 31 сум тәшкил итәчәк. Акча белән түләгәндә, тариф 35 сумнан 36 сумга кадәр үсәчәк. Транспорт картасы белән түләгәндә юл йөрү — 31 сум, 100 тапкыр йөрү - һәрберсе өчен 23 сум торачак.

Троллейбуслар һәм трамвайлар өчен дә шундый ук тарифлар билгеләнгән. Хәзерге вакытта проект коррупциягә каршы экспертиза уза.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров