Онлайн трансляция

Свернуть

Ел ахырына кадәр Казанда Борһан Шаһиди урамы ябылачак

Ел ахырына кадәр Казанда Борһан Шаһиди урамы ябылачак

https://tnv.ru

20 Апрель 2022, 14:37

596

0

Бу трамвай юлларын ремонтлау белән бәйле.

Ел ахырына кадәр Казанда Борһан Шаһиди урамы ябылачак
Казанда Борһан Шаһиди урамында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

21 апрельдән 30 декабрьгә кадәр Борһан Шаһиди урамындагы 28 номерлы бина янында хәрәкәтнең ике юнәлешендә дә ян сул полосасы ябылачак. Бу трамвай юлларын ремонтлау белән бәйле.

Автомобильчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорыйлар.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар