https://tnv.ru
21 Апрель 2022, 14:23
834
0
Республикада язгы ташулар дәвам итә. Камага кушылучы елгараларда суның тирәнлеге гадәттәгедән 60 сантиметрга арткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барысын да контрольдә тота. Татарстанда 24 участокка су кергән. Питрәч районының Камыш бистәсендә яшәүчеләр дә безнең каналга су басу проблемасы буенча мәрәҗәгать итте.
Идән астын ачсаң да — су, урамга чыксаң да — су диләр. Кар сулары агыпКк китми, йортларга керә, юллар су астында калды диләр. Кырыкка якын йорт зыян күргән. Бистә түбәнлектә урнашкан. Төп бәла дә шунда. Анда яшәүчеләр машиналарын юл читендә калдыра. Аңа барып җитәргә дә авырлыклар туа.
Район башкарма комитетында белдерүләренчә, бу шәхси җирләр. Проблеманы хәл итү өчен алар ярдәм итәргә әзер. Тик халык телевидение чакыртса да, район хакимиятенә мөрәҗәгать итүче булмады, диләр. Тулырак «Татарстан хәбәрләре» чыгарылышында белә аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0