Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда троллейбус кондукторына пычак белән кадаганнар

Казанда троллейбус кондукторына пычак белән кадаганнар

https://tnv.ru

25 Апрель 2022, 10:34

1383

0

Казанда троллейбус кондукторына пычак белән кадаганнар
Кичә кич 25 яшьлек пассажир троллейбус кондукторының эченә пычак белән кадаган. Бу хәл Казанның Адоратский урамында булды, дип хәбәр итә ТНВның «Вызов 112» тапшыруы хәбәрчеләре.

Башлангыч хәбәрләр буенча, низаг ирнең йөрү өчен түләргә теләмәү аркасында туган. Троллейбуста булган кешеләр ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакыртканнар. Кондукторны хастаханәгә алып киткәннәр.

Хөҗүм ясаган ирне тиз арада тотып алганнар. Казанлының Маршал Чуйков урамындагы кибетне дә таларга теләве билгеле булды. Ул ашамлыклар кәрҗинен тутырган, әмма бар урлаганын ташлап чапкан.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров