Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ике балалы гаилә исле газ белән агуланган

Казанда ике балалы гаилә исле газ белән агуланган

https://tnv.ru

25 Апрель 2022, 12:08

1055

0

Казанда ике балалы гаилә исле газ белән агуланган
Бүген төнлә 8 һәм 13 яшьлек ике бала белән гаилә Казанның Краснококшайск урамындагы 154нче йортта урнашкан фатирларның берсендә ис газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зыян күргән 37 яшьлек ирне ашыгыч рәвештә 7нче Шәһәр хастаханәсенә озаталар, ә 38 яшьлек хатын-кызны балалары белән Балалар Республика клиник хастаханәсенә илтәләр(ДРКБ).

Агулануның сәбәбе ачыклана. Бу факт буенча тикшерүчеләр «куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров