Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар 81 яшьлек пенсионерны 300 мең сумга алдаган

Мошенниклар 81 яшьлек пенсионерны 300 мең сумга алдаган

https://tnv.ru

26 Апрель 2022, 12:15

588

0

Мошенниклар 81 яшьлек пенсионерны 300 мең сумга алдаган
Татарстан башкаласында мошенниклыкның яңа очрагы теркәлгән. Бу юлы аферистлар Казанда яшәүче 81 яшьлек пенсионерны алдаганнар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

23 апрель көнне хатын-кыз телефонына билгесез зат шалтырата. Җинаятьче үзен тикшерүче дип таныштыра һәм әңгәмәдәшенең кызы юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган һәм хәзер хастаханәдә ята, дип җиткерә. Бераздан аңа икенче аферист шалтырата һәм үзен пенсионер ханымның кызы дип таныштыра. Ул юл-транспорт һәлакате аркасында йөкле ханым зыян күргән һәм җинаять эзәрлекләвен туктату өчен 800 мең сум акча түләргә кирәк, дип ышандыра. Пенсионерның андый суммасы булмый. Хатын-кызны тулысынча куркыту өчен, трубканы элек шалтыраткан җинаятьче ала.

Ул пенсионерга кызы өчен кирәкле әйберләр җыярга һәм булган барлык акчаны тиздән киләчәк кешегә тапшырырга кирәк, дип җиткерә. Зыян күрүче курьерны көткән арада, җинаятьче пенсионерга гариза язарга куша. Аферистларның барлык күрсәтмәләрен үтәп, ул билгесез кешегә 300 мең сум акча тапшыра.

Пенсионер ханым мошенниклар тозагына эләккәнен кызы өйгә кайтып кергәч кенә аңлап ала.

РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров