Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда җылыту сезоны кайчан тәмамланачагы билгеле булды

Казанда җылыту сезоны кайчан тәмамланачагы билгеле булды

https://tnv.ru

27 Апрель 2022, 17:39

670

0

Казанда җылыту сезоны кайчан тәмамланачагы билгеле булды
28 апрельдә Казанда ягу сезоны тәмамланачак. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Район администрацияләренә, «Иске шәһәр» префектурасына, Мәгариф идарәсенә, Мәдәният идарәсенә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Физик культура һәм спорт комитетына, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына температура режимы тотрыклы дип билгеләнгәнче (+8 градустан югары), кинәт суыту күзәтелгән очракта, беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектларының, балалар учреждениеләренең җылылык чыганаклары һәм үзәк җылыту системалары эшенең әзерлеген тәэмин итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда җылыту сезоны 2021 елның 16 сентябрендә башланды. Җылыту сезоны тотрыклы һава температурасы башлану белән тәмамлана.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров