Онлайн трансляция

Свернуть

9 май Казанда өстәмә автобуслар йөриячәк

9 май Казанда өстәмә автобуслар йөриячәк

https://tnv.ru

04 Май 2022, 12:13

1119

0

9 майда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 23:30 га кадәр йөриячәк.

9 май Казанда өстәмә автобуслар йөриячәк
9 майда, Җиңү көнендә, Казан халкы өчен өстәмә автобуслар эшләячәк. Алар Зиратларга кадәр барачак. Автобусларның йөрү маршрутын Казан мэриясе матбугат хезмәте чыгарды.

84 санлы маршрут — Халитов урамыннан Киндери зираты аша Чебакса поселогына кадәр;

201с санлы маршрут — Җиңү проспектыннан Самосыр зиратына кадәр;

202с санлы маршрут — Чехов базарыннан Самосыр зиратына кадәр;

204с санлы маршрут — Дәрвишләр поселогыннан Дәрвишләр поселогындагы зиратка кадәр;

205с санлы маршрут — Тимерьюлчылар мәдәният йортыннан Юдино поселогындагы зиратка кадәр;

206с санлы маршрут — Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;

207с санлы маршрут — Самосыр зиратыннан «Курган» җирләү комплексына кадәр;

208с санлы маршрут — Гаврилов урамыннан Сухая река поселогындагы зиратка кадәр;

209с санлы маршрут — Вахитов мәйданыннан Яңа Татар зиратына кадәр;

210с санлы маршрут — Самосыр зиратыннан Мөселман зиратына кадәр.

Моннан тыш, бу көнне 2, 23, 37, 46, 56, 71, 72 нче санлы автобуслар һәм 2, 3, 5, 7 нче санлы троллейбуслар линиягә эш көне графигы буенча чыгачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, 9 майда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 23:30 га кадәр йөриячәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров