Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Әхтәмов урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанның Әхтәмов урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

05 Май 2022, 12:46

315

0

Бу кварталдагы җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау белән бәйле.

Казанның Әхтәмов урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
Казанның Әхтәмов урамында берничә участокта хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Тиешле боерык Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Транспорт хәрәкәте ике этапта чикләнәчәк. 20 майдан 10 июньгә кадәр – 24нче йорттан 26а номерлы йортка кадәр, 10 июньнән 20 июньгә кадәр 19нчы һәм 24нче  йортлар арасындагы участок ябылачак.

Бу кварталдагы җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров