Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Болотников урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанда Болотников урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

05 Май 2022, 16:43

905

0

Казанда Болотников урамы буенча автомобиль юлы участогында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр ителә Казан мэрия матбугат хезмәте.

Эшләр 6 майдан 11 майга кадәр барачак. Болотников урамы буенча урнашкан 35а номерлы йорттан 29а номерлы йортка кадәр участок хәрәкәт өчен ябылачак.

Бу инженерлык челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар