https://tnv.ru
06 Май 2022, 12:21
1070
0
![М7 трассасында хәрәкәт итү тизлеге үзгәргән](https://s.tnv.ru/iblock/51a/51a46277e35587d06d9bdedb97aa8ab4/road_g6b7997403_640.jpg)
Татарстанда М7 трассасының өч участогында һәм Казан аэропорты янында хәрәкәт тизлеген 50 км/с кадәр чикләгәннәр.
Әлеге чикләүләр 827-840 чакрым юл аралыгында Питрәч районында, 957-970 чакрым юлда Мамадыш районында һәм 1154-1161 чакрым юлда Актаныш районында юлны төзекләндерү эшләре аркасында кертелде.
Моннан тыш, Казан — Оренбург трассасында 210-215 чакрымда Әлмәт районында һәм 381-390 чакрымда Баулы районында юл төзекләндерү эшләре алып барыла.
Казан — Буа — Ульяновск юлындагы Югары Ослан районы тирәсендә дә, Йошкар-Ола — Яшел Үзән юлында да вакытлыча юл тамгалары бар. Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга өндиләр, дип яза Шәһри Казан газетасы.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0