Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе бер көнгә үзгәрәчәк

Татарстанда шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе бер көнгә үзгәрәчәк

https://tnv.ru

06 Май 2022, 15:35

621

0

8 майда, бер көнгә, 6702 нче номерлы Казан — Аэропорт шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.

Поезд Казан станциясеннән 7:40 та — 5 минутка соңрак кузгалачак. Аэропорт станциясенә поезд 8:08 дә - 5 минутка соңрак килергә тиеш.

Үзгәрешләр техник сәбәпләр аркасында кертелә, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте. Алар маршруттагы барлык тукталыш пунктларына кагылачак. 6702 нче номерлы Казан — Аэропорт шәһәр яны поездының тулы җәдвәлен сылтама буенча карарга була.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар