https://tnv.ru
11 Май 2022, 11:11
992
0
Бүген төнге дүртенче яртыда Татарстанның Әгерҗе шәһәре Чехов урамында янгын чыгуы хакында 101 янгын сагы номерына хәбәр килгән.
Биредә гаражга ут капкан, аның тирәсендә куе төтен хасил булган. Ут белән көрәшүчеләр урынга берничә минут эчендә килеп җиткән. Гаражда 54 яшьлек ир-атның мәетен чыгарганнар.
Берничә минуттан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр, аның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0