Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Восход урамында хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Восход урамында хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

11 Май 2022, 14:59

1221

0

Бу юлны капиталь ремонтлау белән бәйле.

Казанда Восход урамында хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Восход урамындагы автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә чикләнгән. Бу юлны капиталь ремонтлау белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шулай итеп, 13 майдан 31 августка кадәр Серов урамыннан Восход урамындагы 43/3 номерлы йортка кадәр транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк.

Барлык эшләр дә этаплап узачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Мәскәү районындагы Восход урамына капиталь ремонт апрель аенда башланды. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров