Онлайн трансляция

Свернуть

Казан марафоны вакытында шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк

Казан марафоны вакытында шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк

https://tnv.ru

12 Май 2022, 10:52

933

0

Казан марафоны вакытында шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк
13 майдан 15 майга кадәр, Казан марафонына әзерлек һәм аны үткәрү көннәрендә, шәһәрдә җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Җиңел атлетика ярышлары уздырыла торган урыннар аша узучы кайбер автобуслар һәм троллейбуслар маршрутларына вакытлыча төзәтмәләр кертеләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Аерым алганда, 13 майда 15:00 сәгатьтән төнгә кадәр Сул Болак урамыннан Сәид Галиев урамына кадәрге участокта Ташаяк урамы ябылачак. 7 нче Троллейбус «Халитов урамы-Елга порты» маршруты буенча йөриячәк.



Моннан тыш, 14 май төненнән 14:00гә кадәр һәм 16:45тән 23:00гә кадәр Ташаяк урамы ябылачак. Бу вакытта (14:00 сәгатьтә) 2 нче троллейбус хәрәкәте ябылачак, 7 нче троллейбус «Халитов урамы — Елга порты» маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.



Шулай ук 15 майда 06:30 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Сәлимҗанов урамы участогында хәрәкәт ябылачак. 6, 8, 12 номерлы троллейбуслар Танк боҗрасында борылачак. 2нче троллейбус 14:15 сәгатьтә эшли башлаячак. Пассажирларны алдан ук үз маршрутларын планлаштыруларын сорыйлар.





Фото: kzn.ru, «Метроэлектротранс»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров