Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда даруларга кытлык көтеләме?

Татарстанда даруларга кытлык көтеләме?

https://tnv.ru

13 Май 2022, 12:36

1404

0

Татарстанда даруларга кытлык көтеләме?
Татарстанда илгә карата кертелгән санкцияләргә бәйле рәвештә, даруларга кытлык булмаячак. Бу хакта бүген журналистларга Росздравнадзорның Республика буенча идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова хәбәр итте.

Шулай да Казан даруханәләрендә кайбер чит ил препаратларын табу кыенлашкан. Моңа өч ай элек булган ажиотаж сәбәпче, ди белгечләр. Хәзер инде ул кимегән. Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты соңгы вакытта даруларга бәя артуын раслады һәм сәбәпләрен аңлатты.

Хәзер тормыш өчен мөһим булган дарулар исемлегендә 800гә якын препарат теркәлгән. Шул исәптән инсулин да. Санкцияләр кертелгәннән соң, моңарчы читтән алынган препаратларны, үзебездә җитешетерелгәненә алыштыру эше дәвам итә. Росздравнадзорның Татарстан буенча идарәсенә инсулин юк дигән, мөрәҗәгатьләр алынмаган.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров