https://tnv.ru
13 Май 2022, 14:10
1962
0

18 майда, Халыкара музейлар көнендә, ТР башкаласы халкы һәм кунаклары «Казан Кремле» музей-тыюлыгына бушлай керә алалар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Эрмитаж-Казан» үзәге һәм Татарстанның Табигать тарихы музее кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк. Эш режимы һәм сеанслар графигы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0