Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның кайбер йортларында вакытлыча газ булмаячак

Казанның кайбер йортларында вакытлыча газ булмаячак

https://tnv.ru

18 Май 2022, 10:03

334

0

Бу Мехчылар урамы буенча урта басымлы газүткәргечне төзекләндерү эшләре белән бәйле.

Казанның кайбер йортларында вакытлыча газ булмаячак
Казанның кайбер йортларында газ бирү вакытлыча туктатылачак. Бу Мехчылар урамы буенча урта басымлы газүткәргечне төзекләндерү эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе.

Газ 18 нче майның 6:00 сәгатеннән 19 нчы май эшләр тәмамланганчы булмаячак. Адресларны Казан мэриясенең рәсми порталында белергә була.

Йортларда яшәүчеләрдән, эшләр башкарылган чорда, газ приборлары алдындагы краннарны ябу сорала. Газ приборларын кабат җибәргәндә, бинаны җилләтү, төтен чыга торган юлның тарту мөмкинлеген тикшерү өчен «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе хезмәткәрләренә өйгә керергә рөхсәт итәргә кирәк.

Фатирда яки торак йортта газ исе барлыкка килгәндә, газ приборларыннан файдалануны кичекмәстән туктатырга, краннарны ябарга, бүлмәләрне җилләтү өчен тәрәзәләрне яки форточкаларны ачарга һәм 04, 104 (кәрәзле телефоннан) һәм 112 телефоннары буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк. Авария бригадасы килгәнче газлы бинада ут кабызу, тәмәке тарту, электр яктырту һәм электр приборларыннан куллану катгый тыела.

Фото: pixabay.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров