Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар Казанда яшәүче хатынның 7 миллион сум акчасын урларга теләгән

Мошенниклар Казанда яшәүче хатынның 7 миллион сум акчасын урларга теләгән

https://tnv.ru

18 Май 2022, 10:34

654

0

Банкның игътибарлы хезмәткәрләре акчаларның зур өлешен саклап калырга ярдәм иткән.

Мошенниклар Казанда яшәүче хатынның 7 миллион сум акчасын урларга теләгән
Казанда 46 яшьлек тагын бер ханымны мошенниклар алдаган. Мошенниклар 7 миллон сумга кредит рәсмиләштерергә теләгән, әмма банкның игътибарлы хезмәткәрләре бу эшкә юл куймаган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

12 майда зыян күрүченең кесә телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтырата. Аферист хатын-кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә теләүләре хакында сөйли.

Күпмедер вакыттан зыян күрүченең телефонына мессенджер аша тагын бер билгесез кеше шалтырата. Финанс оешмасы хезмәткәре дип таныштырган әлеге хатын-кыз җинаятьчеләрнең гамәлләрен юкка чыгару өчен, мөстәкыйль рәвештә кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, ди. Шуннан соң зыян күрүче белән телефон аша өченче аферист элемтәгә кереп, ханымга хокук саклау органнары хезмәткәре булуын хәбәр итә. Ул хатын-кызны моңарчы шалтыраткан билгесез кеше банк хезмәткәре һәм аңа ышанырга була, дип ышандыра. Җинаятьчеләрнең барлык күрсәтмәләрен үтәп, ханым 653 мең сум акча күчерә.

Икенче көнне җинаятьчеләр янә зыян күрүче белән элемтәгә керә. Алар хатын-кыз исеменә янә кредит рәсмиләштерергә теләүләрен һәм бу гамәлләрне булдырмас өчен, яңа кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны мошенникларның «куркынычсыз счет»ларына күчерергә кирәклеген әйтәләр. Тик бу юлы кредит рәсмиләштерүче банк хезмәткәрләре хатын-кыздан җентекләп сораша һәм аның җинаятьчеләр корбаны булуы ачыклана. Шулай итеп, зыян күрүче 7 миллион сум акчасын саклап кала алган.

«Мәскәү» полициясе бүлегендә җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров