Онлайн трансляция

Свернуть

Талпаннан ничек сакланырга? Татарстанда кайнар линия эшли башлады

Талпаннан ничек сакланырга? Татарстанда кайнар линия эшли башлады

https://tnv.ru

18 Май 2022, 12:13

438

0

Эпидемия сезоны башланганнан бирле республиканың медицина оешмаларына талпаннар кадалу очраклары белән 955 кеше (100 мең кешегә күрсәткеч – 25,58) мөрәҗәгать иткән , бу 2021 ел күрсәткеченнән һәм уртача еллык күрсәткечтән 3 тапкыр артыграк.

Талпаннан ничек сакланырга? Татарстанда кайнар линия эшли башлады
27 майга кадәр Татарстанда талпан йогышларын профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Республика халкы Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләренә үз сорауларын бирә ала. Шалтыратулар +7(843)238-21-74 (эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр) һәм +7(843)238-53-68 (ял көннәрендә 9:00 дән 17:00 гә кадәр) телефоннары буенча кабул ителә. Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Бердәм консультация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, шалтыратулар тәүлек буе +7(800)555-49-43 телефоны буенча кабул ителә.

Ведомствода республикада хәзерге климат шартлары талпаннарның активлашуына ярдәм итә, дип хәбәр итәләр. Бу үрмәкүчсыманнар талпан вирус энцефалитын, иксод талпан боррелиозын, кешенең гранулоцитар анаплазмасын һәм моноцитар эрлихиозын таратучылар булып торалар.

Эпидемия сезоны башланганнан бирле республиканың медицина оешмаларына талпаннар кадалу очраклары белән 955 кеше (100 мең кешегә күрсәткеч – 25,58) мөрәҗәгать иткән , бу 2021 ел күрсәткеченнән һәм уртача еллык күрсәткечтән 3 тапкыр артыграк.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров