https://tnv.ru
19 Май 2022, 12:57
399
0
19 һәм 20 май көннәрендә Татарстан башкаласы үзәгендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларга әзерләнү һәм үздыру белән бәйле транспорт хәрәкәте ябыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, 19 майның 18:00 сәгатеннән 20 майның 19:00 сәгатенә кадәр Пушкин һәм Театр урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Шул ук вакыт аралыгында Карл Маркс урамы буенча муниципаль парковкалар ябылачак.
Шулай итеп, 19 нчы майның 18:00 сәгатеннән 20 нче майның 19:00 сәгатенә кадәр Пушкин урамының К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге өлешендә, Театр урамының Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәрге (муниципаль парковкаларны да кертеп) участогы транспорт хәрәкәте өчен өлешчә чикләнәчәк. Шулай ук бу чорда К.Маркс урамының Пушкин урамыннан Театр урамына кадәрге участогында транспорт чараларының муниципаль парковкалары ябылачак.
20 нче майда көн дәвамында Комсомол урамы буенча – Яруллин урамыннан Декабристлар урамына кадәр, Кремль урамы буенча – Чернышевский урамыннан 1 Май мәйданына кадәр, Пролетар урамы буенча (Түбән Заречье дамбасы) – Декабристлар урамыннан алып Несмелов урамына кадәр, шулай ук 1 Май мәйданында автотранспорт хәрәкәте ябылачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0