Онлайн трансляция

Свернуть

Россия ВДВ легендасы Павел Клетнев 97 яшендә вафат булды

Россия ВДВ легендасы Павел Клетнев 97 яшендә вафат булды

https://tnv.ru

20 Май 2022, 16:15

539

0

Павел Кузьма улы Клетнев 1924 елның 12 ноябрендә Лаеш районының Рогозино авылында туа.

Россия ВДВ легендасы Павел Клетнев 97 яшендә вафат булды
Казанда 98нче яшендә һава-десант гаскәрләре өлкән вәкиле, Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Кузьма улы Клетнев вафат булды. 12 ноябрьдә легендар десантчы үзенең 97 еллыгын билгеләп үтте. Павел Кузьмич белән хушлашу көне һәм урыны әлегә мәгълүм түгел.

Белешмә:

Павел Кузьма улы Клетнев 1924 елның 12 ноябрендә Лаеш районының Рогозино авылында туа. 1942 елның августында армиягә алына. Беренче дары исен Ленинград өчен барган сугышларда тоя. Аннары ул Белоруссиядә, Венгриядә сугыша. Җиңү көнен Чехословакиядә каршы ала. Казанга кайта һәм электромеханика заводында эшли. Пенсиягә 77 яшендә генә чыккан.

9 май көнне ТНВ телеканалы Павел Кузьма улын Җиңү көне белән котлаулаган мизгелләрдән сюжет әзерләгән иде. Һәлак булган герой истәлегенә без кабат әлеге видеоны сезгә тәкъдим итәбез.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров