Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районында газ белән тәэмин итү туктатылачак

Казанның Совет районында газ белән тәэмин итү туктатылачак

https://tnv.ru

20 Май 2022, 17:35

648

0

Бу Константиновка поселогындагы газ бүлү пунктына капиталь ремонт ясау белән бәйле.

Казанның Совет районында газ белән тәэмин итү туктатылачак
Казанның Совет районындагы шәхси һәм күп фатирлы торак йортларда газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак. Бу Константиновка поселогындагы газ бүлү пунктына капиталь ремонт ясау белән бәйле.

24 май 8:00 сәгатьтән башлап 25 май ремонт эшләре тәмамланганчы газ булмаячак. Газ булмаган адресларны Казан мэриясе рәсми порталында белә аласыз.

Халыктан газ приборлары каршындагы краннарны ябарга сорыйлар, ә аларны кабызыр алдыннан бинаны җилләтергә, төтен чыга торган юлның тарту мөмкинлеген тикшерергә, газ хезмәте эшчеләрен йортка кертү сорала, дип хәбәр иттеләр «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсендә.

Фатирда яки торак йортта газ исе барлыкка килсә, кичекмәстән газ приборларыннан куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә яки форточка ачарга, бинадан чыгып китәргә һәм 04, 104 (кәрәзле телефоннан) һәм 112 телефоннары буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк.

Авария бригадасы килгәнче газлы бинада ут кабызу, тәмәке тарту, электр яктырту һәм электр приборларыннан куллану катгый тыела.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров