https://tnv.ru
24 Май 2022, 09:56
1048
0
26 майда Казанның Авиатөзелеш һәм Совет районнарындагы шәхси һәм күп фатирлы торак йортларда газ белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак. Бу Щербаково поселогындагы газ бүлү пунктын капиталь ремонтлау һәм Константиновка поселогындагы газ бүлү пунктында техник эшләр башкару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Константиновка һәм Щербаково поселогында 26 майның 8:00 сәгатеннән алып 27 май эшләр тәмамланганчыга кадәр түбәндәге адреслар буенча газ булмаячак.
Халыктан газ приборлары каршындагы краннарны ябуны, ә аларны кабат ачар алдыннан бинаны җилләтүне, төтен чыга торган юлның тарту мөмкинлеген тикшерүне, газ хезмәткәрләрен кертүне сорыйлар, дип хәбәр иттеләр ТКХ комитетында.
Фатирда яки торак йортта газ исе барлыкка килсә, кичекмәстән газ приборларыннан куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә яки форточка ачарга, бинадан чыгып китәргә һәм 04, 104 (кәрәзле телефоннан) һәм 112 телефоннары буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк.
Авария бригадасы килгәнче газлы бинада ут кабызу, тәмәке тарту, электр яктырту һәм электр приборларыннан куллану катгый тыела.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0