Онлайн трансляция

Свернуть

Кремльне нигә сүтәләр?

Кремльне нигә сүтәләр?

https://tnv.ru

24 Май 2022, 16:32

876

0

Кремльне нигә сүтәләр?
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты җитәкчесе Иван Гущин Казан Кремленең бер стенасын демонтажлау сәбәпләре турында сөйләде.

Чиновник сүзләренә караганда, белгечләр дивар җимерелү куркынычын ачыклаган. Әлеге җимерелү куркынычы диварның нигезе янында сулар агу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Кирпеч ашалган, ярыклар барлыкка килгән, ә корылма астындагы җир утырган.

Гущин билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге участокларны демонтажлау, гидроизоляция һәм фундаментны махсус реставрация матдәсе, шулай ук свайлар белән ныгыту эшләре каралган. Эшләрне "Евростройхолдинг+" компаниясе башкара.

фото: соцсети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар