Онлайн трансляция

Свернуть

26 майда Константиновка поселогында газ бирүне туктатып торачаклар

26 майда Константиновка поселогында газ бирүне туктатып торачаклар

https://tnv.ru

25 Май 2022, 10:50

1183

0

Бу газ бүлү пунктына техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.

26 майда Константиновка поселогында газ бирүне туктатып торачаклар
Константиновка поселогындагы индивидуаль һәм күп фатирлы торак йортларда газ бирү вакытлыча туктатылачак. Бу газ бүлү пунктына техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

26 май 8:00 сәгатьтән башлап һәм 27 май эшләр тәмамланганчыга кадәр газ булмаган адресларны биредә күрә аласыз.

Халыктан газ приборлары каршындагы краннарны ябуны, ә аларны кабат ачар алдыннан бинаны җилләтүне, төтен чыга торган юлның тарту мөмкинлеген тикшерүне, газ караучыларны йортка кертүне сорыйлар, дип хәбәр иттеләр «Казаньгоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсендә.

Фатирда яки торак йортта газ исе барлыкка килсә, кичекмәстән газ приборларыннан куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә яки форточка ачарга, бинадан чыгып китәргә һәм 04, 104 (кәрәзле телефоннан) һәм 112 телефоннары буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк.

Авария бригадасы килгәнче газлы бинада ут кабызу, тәмәке тарту, электр яктырту һәм электр приборларыннан куллану катгый тыела.

Исегезгә төшерәбез, Константиновка поселогындагы газ бүлү пунктына капиталь ремонт ясау белән бәйле газ бетә дип язган идек инде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров