https://tnv.ru
25 Май 2022, 13:23
2155
0

Татарстан башкаласында мошенниклыкның яңа очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Аферистларның тозагына бу юлы Казанда яшәүче 23 яшьлек кыз эләккән.
19 май көнне кызга билгесез зат шалтырата һәм үзен таможня хезмәткәре дип таныштыра. Таможня контролендә бер ир-атның тоткарлануын, әлеге кешедә бу кызның документларының күчермәләре һәм аның исеменнән ышаныч кәгазе булуын җиткерә. Аннары мошенник кызның банк счетлары һәм акча операцияләре турында сораша башлый, кирәкле мәгълүматны алгач, трубканы үзен банк хезмәткәре дип таныштырган икенче аферистка бирә. Икенче аферист җинаятьчеләр кыз исеменә кредит рәсмиләштерергә тырыша, моңа юл куймас өчен шундый ук кредит рәсмиләштерергә, акчаны алырга һәм аларны «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип җиткерә. Әлеге эшләрнең барысын да тиз һәм яшерен рәвештә эшләргә кирәк була. Җинаятьчеләргә ышанып, кыз барлык күрсәтмәләрне үтәгән һәм билгесез счетка 315 мең сум акча күчергән.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0