Онлайн трансляция

Свернуть

Бакчасы бар - документлары юк! - Әлмәт бакчачылары үз дачаларын хосусыйлаштыра алмый

Бакчасы бар - документлары юк! - Әлмәт бакчачылары үз дачаларын хосусыйлаштыра алмый

https://tnv.ru

26 Май 2022, 16:57

1049

0

Бакчасы бар - документлары юк! - Әлмәт бакчачылары үз дачаларын хосусыйлаштыра алмый
Әлмәт бакчачылары үз дачаларын хосусыйлаштыра алмый. Аларның нибары 12% гына җир участокларын үз милке итеп теркәгән.

Мәсәлән, «Чишмә» ширкәтендәге бакчачылар үз дачаларын җир кишәрлекләрен рәсмиләштерә алмый. Биредә яшәүчеләргә җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында, хәзерге ширкатьнең совет чорында ук оешканлыгын дәлилләгез, диләр. Дәлилләү белән авырлыклар бар, чөнки бу бакча берләшмәләре берничә тапкыр таралып, яңадан оеша. Тиешле документлар сакланмый.

Бу бакчачылык ширкәтенә узган гасырның 80нче елларында ук нигез салына. Биредә кешеләр үзләре юл сала, ут, су үткәрә. Хәзер биредә 350дән артык бакча бар. Күпләр җирләрен гадиләштергән тәртиптә теркәргә өлгерә. Теркәргә өлгермәгән кешеләргә төрле инстанцияләргә йөреп җирләр аларныкы икән дәлилләргә туры килә.

ТНВ телеканалы Әлмәт районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына рәсми хат юллады. Анда: «Хәзерге бакчачылык ширкәтләренең совет заманындагы дачалар икәнлеген раслап булмый. Бу турыда салым органнарында тиешле белешмә юк. Яңа ширкәтләрнең элеккеге дачалар белән бәйләнеше булуын дәлилләүче бернинди документ юк» — дип җавап бирделәр.

Халыкның бу хакта нәрсә уйлаганын, ни өчен элек мондый проблеманың булмаганын һәм киләчәктә мондый хәлдә калмас өчен нәрсә эшләргә киләклеген ТНВ сюжетыннан белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров