https://tnv.ru
27 Май 2022, 14:05
852
0
Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле.
Казанның Ибраһимов һәм Ямашев проспектларында җәяүлеләр һәм автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Эшләр этаплап башкарыла, алар магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
28 майдан 5 июньгә кадәр Ибраһимов проспекты буенча 42нче санлы бина һәм Ямашев проспекты буенча 9нчы санлы йорт янында хәрәкәт чикләнәчәк.
6 июньнән 14 июньгә кадәр машиналар юлының үзәге өлешчә ябылачак һәм Ямашев проспекты буенча 9нчы санлы йорт янындагы җирле юл буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0