Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Бондаренко урамы өлешчә ябылачак

Казанда Бондаренко урамы өлешчә ябылачак

https://tnv.ru

30 Май 2022, 09:42

392

0

Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле.

Казанда Бондаренко урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

1 июньнән 11 августка кадәр җирле юллар һәм гараж-төзелеш кооперативына керү урыннары, тротуарлар, шулай ук Солдат урамы буенча 8 санлылы йорттан алып Декабристлар урамы буенча 2 санлылы йортка кадәрге (корпус 3) парковка кесәләре ябык булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Әмирхан урамында автотранспорт хәрәкәте өчен чикләүләр 31 октябрьгә кадәр озайтылды.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар