Онлайн трансляция

Свернуть

Казаннан Таулы Алтайга туры рейслар яңартыла

Казаннан Таулы Алтайга туры рейслар яңартыла

https://tnv.ru

31 Май 2022, 11:00

1026

0

Казаннан Таулы Алтайга туры рейслар яңартыла
Җәйге сезонда Казаннан Таулы Алтайга туры авиарейслар яңартыла. Самолетлар дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Самолетлар Казаннан 0:20 сәгатьтә очып китәчәк, Таулы Алтайга 8:00 сәгатьтә барып җитәчәк. Таулы Алтайдан кире 8:45 тә очачак, Татарстан башкаласы аэропортында 8:20 сәгатьтә булачак. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

«ЮВТ Аэро» авиакомпаниясенең беренче рейсы 17 июньгә планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар