Онлайн трансляция

Свернуть

Теплоходы Иделдә комга терәлгән капитанга карата җинаять эше ачтылар

Теплоходы Иделдә комга терәлгән капитанга карата җинаять эше ачтылар

https://tnv.ru

31 Май 2022, 12:42

262

0

Теплоходы Иделдә комга терәлгән капитанга карата җинаять эше ачтылар
Теплоходы Иделдә комга терәлгән капитанга карата җинаять эше ачтылар. Әлеге хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен Тикшерү комитеты ачыклый.

Казанның елга портыннан Зөя утравына юл алган «Восход 51» судносы сай урынга килеп керә. Бортта 29 пассаҗир була.

Нәтиҗәдә теплоход сай җиргә килеп кергән була. Тиз арада гадәттән тыш хәл министрлыгы хезмәткәрләре килеп җитә. Алар пассажирларны — башка транспортка утыртып ярга чыгара. 8 кеше төрле җирләре бәрелеп, имгәнеп медицина ярдәме сорый. Бер хатын-кызны хастаханәгә алып китәләр.

Теплоход ни өчен комга терәлгән? Кем гаебе бу? Моны хәзер белгечләр тикшерә. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Ул — пассажирларны йөрткәндә иминлек кагыйдәләрен үтәмәү маддәсе буенча кузгатыла. Тикшерүчеләр капитанның эчкән булуыннан шикләнәләр.

Казаннан Зөягә кадәр булган рейслар туктатылган. Ә капитанның тикшерү вакытында кайда булачагы якын арада хәл ителәчәк.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров