Онлайн трансляция

Свернуть

1 июнь Татарстанда җәйге һава көтелә

1 июнь Татарстанда җәйге һава көтелә

https://tnv.ru

31 Май 2022, 16:35

Май салкын булганга, күпләр җәй килеп җитмәс, юлда югалып калыр дип уйлаган иде. Беренче җәйге көндә Татарстан җирлегендә җылы һава торышы көтелә.

Синоптиклар фаразларына караганда, Татарстанда төнлә һава температурасы +6..+11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+25 градус.

Казанда термометр баганалары +9..+11 градус билгесенә төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә шәһәрдә һава +23..+25 градуска кадәр җылыначак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар