https://tnv.ru
02 Июнь 2022, 10:10
605
0
Чараның төп максаты – мөселманнарны ислам белеменә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә тарту.
28 май көнне Магнитогорск шәһәренең «Сахия» мәчетендә Көньяк-Урал төбәге дәрәҗәсендә уздырылган Коръән укучыларның беренче конкурсына йомгак ясалган. Онлайн форматта узган бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Чараның төп максаты — мөселманнарны ислам белеменә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә тарту. Шулай ук Көньяк-Урал төбәгендәге мәчетләренең якшәмбе мәктәпләрендә укучылар арасында Коръәнне иң яхшы укучыларны ачыклау да бәйгенең максаты булып тора. Конкурс ике номинациядә үткәрелгән.
Көньяк Уралда оештырылган беренче конкурста 47 катнашучы — 37 өлкән кеше (зурлар төркеме) һәм 10 бала катнашкан. Алар барысы да «Сахия» мәчете каршында эшли торган якшәмбе мәктәбе укучылары.
Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Аеруча аерылып торган балаларга самокатлар һәм велосипедлар бүләк иткәннәр.
Фото: pexels.com

Бүлешергә
Комментарии 0