Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Фучик урамында хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Фучик урамында хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

02 Июнь 2022, 12:30

365

0

Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогында төзелеш зонасыннан коммуникацияләр чыгару белән бәйле.

Казанда Фучик урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогында төзелеш зонасыннан коммуникацияләр чыгару белән бәйле, дип хәбәр Казан мэриясе матбугат хезмәте.

3 июньнән 16 июньгә кадәр Фучик урамының 145а һәм 149 нчы санлы йортлары янындагы участогы ябылачак. Хәрәкәт өчен юлның машиналар йөри торган өлешен өлешчә ябачаклар, җирле юл һәм тротуар тулысынча ябылачак.

Шулай ук укыгыз: Адоратский һәм Чуйков урамнары буенча хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар