Онлайн трансляция

Свернуть

Хәйриячеләр ятим калган игезәк балаларга йорт салып бирделәр

Хәйриячеләр ятим калган игезәк балаларга йорт салып бирделәр

https://tnv.ru

02 Июнь 2022, 15:30

1094

0

Калантаевлар ишеген кайгы җиле сигез ай элек шакый. Мунчада балаларның әти-әнисе янып үлә, 36 яшьлек Михаил белән 32 яшьле Ксенияне коткарып кала алмыйлар. Беренчел фараз буенча, мунча ишеген кемдер тыштан махсус терәтеп куйган була.

Хәйриячеләр ятим калган игезәк балаларга йорт салып бирделәр
Яшел Үзән районының Яңа Николаевское авылында икеләтә бәйрәм иде. Җиде яшьтән ятим калган игезәкләр Александр белән Юрий өчен олы йөрәкле хәйриячеләряңа йорт төзеп биргән.

Исегезгә төшерәбез, Калантаевлар ишеген кайгы җиле сигез ай элек шакый. Мунчада балаларның әти-әнисе янып үлә, 36 яшьлек Михаил белән 32 яшьле Ксенияне коткарып кала алмыйлар. Беренчел фараз буенча, мунча ишеген кемдер тыштан махсус терәтеп куйган була. Җиде яшьлек Саша белән Юра ятим калалар. Алар турында волонтёрлар белеп ала.

Йорт салырга булышкан хәйриячеләр чын бәйрәм булсын дип тырышкан. Калантаевлар шатлыгын бүлешергә күрше-күлән, туганнары җыелды. Балаларга йорт ачкычлары тапшырдылар.

Бу чыннан да бергәләп күрсәткән ярдәм була. Кемдер төзелеш материалларына ташлама ясаган, кемдер җиһазлар алып биргән, кемдер урын-җир китергән.

Саша белән Юра өч айдан соң алар мәктәпкә барачак. Балалар кем белән үскәнен, тикшерү эше ничек барганын ТНВ сюжетыннан белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров