Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда табиблар авыруның башыннан 10 сантиметрлы паразитны алдылар - видео

Татарстанда табиблар авыруның башыннан 10 сантиметрлы паразитны алдылар - видео

https://tnv.ru

03 Июнь 2022, 12:35

1710

0

Татарстанда табиблар авыруның башыннан 10 сантиметрлы паразитны алдылар - видео
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә хирург авыруның баш тиресе астында яшәгән һәм хәрәкәтләнгән 10 сантиметрлы паразитны алган. Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авыру сүзләренә караганда, ике атна элек ул күзендә хәрәкәтләнүче әйберне күреп алган. Кыз Казанның 4нче сырхауханәсенә мөрәҗәгать итә, анда аңа ярдәм итә алмыйлар. «Дирофиляриоз» диагнозы белән Яшел Үзән рйон үзәк хастаханәсенә җибәрәләр.

Хирург Андрей Сергеев сүзләренә караганда, бу аның күпьеллык эш тәҗрибәсендә беренче очрак.


Операция 10 минут барган. Гельминт авыруга 2021 елда Анапада ял иткән вакытта эләгергә мөмкин. Аны дирофилярий личинкалары белән зарарланган озынборын (черки) тешләгән. Дирофилириозны дәвалауның бердәнбер ысулы — хирургия.

Фото: pixabay, пресс-служба Зеленодольской ЦРБ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров