Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районында су бетеп торачак

Казанның Совет районында су бетеп торачак

https://tnv.ru

20 Июнь 2022, 09:50

915

0

Бу суүткәргеч участогын яңадан ялгау белән бәйле.

Казанның Совет районында су бетеп торачак
21 июньдә Казанның Совет районындагы кайбер йортларда су бетеп торачак. Бу суүткәргеч участогын яңадан ялгау белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

21 июнь 9:00 сәгатьтән 22 июнь 6:00 сәгатька кадәр кадәр түбәндәге адреслар буенча шәхси йортларда су бирү туктатылачак:

Бохара урамы, 2а, 4, 6, 8, 10, 12, 14, 18, 20, 22, 24, 26, 28, 32;

Дальний поселогының Крылов, Рылеев, Скрябин, Физкультура, Фонвизин, Фруктовая, Черепичная, Шахтер урамнарындагы барлык йортлар.

Су белән автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.

Фото: pexels


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров