https://tnv.ru
20 Июнь 2022, 15:33
886
0
Бу яңгыр канализацияләрен ремонтлау эшләре белән бәйле.
Казанда Сәйдәшев һәм Яшьләр урамнары буенча хәрәкәт 4 айга чикләнәчәк. Бу яңгыр канализацияләрен ремонтлау эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
23 июньнән 24 октябрьгә кадәр Сәйдәшев һәм Яшьләр урамнары киселешендәге транспорт юлы һәм тротуар тулысынча ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Назарбаев урамында хәрәкәт өч айга чикләнәчәк.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0